Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тәрбия берьяклы гына була алмый

Ата-аналар балаларын тәрбияләгәндә төрле кыенлыкларга очрарга мөмкиннәр. Белем бирү оешмалары белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты зур роль уйный.

            Ата-аналар белән эш итүдә сыйныф җитәкчесе, мәктәп администрациясе, башка укытучы – педагоглар катнаша. Ата-аналар җыелышында ата-аналар коллективы тормышының проблемалары, укучыларның белеме, тәртибе, төрле сорауларга
җаваплар карала.  Ата-ананы мәктәпкә чакыру да ата-аналар комитеты эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  213/20 санлы боерыгы нигезендә 2020 елның 12 февралендә Республика ата-аналар советы оеша. Җитәкчесе итеп, Наталья Фролова сайлана. Шул ук елның 6 октябрендә Актаныш районы ата-аналар комитеты оештырыла. Комитет рәисе итеп, Лилия  Шәйхразыева билгеләнә һәм зур җаваплылык белән эшли.

Республика күләмендә ата-
аналар өчен төрле темаларга вебинарлар, супервизияләр үткәрелү – күп сорауларга җавап табарга ярдәм итте. Түбән Кама, Чистай, Лаеш шәһәрләрендә узган республикакүләм семинарлар  файдалы булды.

В.А.Дергунов “Ата-аналар бердәмлеге. Фәрештәләр” дип исемләнгән проекты кысаларында ата-аналар һәм балалар белән бергә катнашу өчен үзенең акцияләрен тәкъдим итте. “Гаилә чемоданы” бәйгесендә Татар Ямалыдан Нургалиевлар – җиңүче, “Гаилә байлыклары һәм йолалары”нда гуманитар  гимназия-интернат укучысы  Илдан Лотфуллин I урынга, “Бабам остаханәсе”ндә Чалманарат мәктәбеннән Самат Фәррахов III урынга, “Әбием серләре”ндә шулай ук Самат Фәррахов II урынга, Мари Суыксу мәктәбеннән Марианна Суарметова III урынга, “Гаилә кичләре”ндә Татар Ямалыдан Нургалиевлар I урынга, Актаныш кадет-интернат мәктәбеннән Карина Бикбова III урынга лаек булдылар.

 

Эльвира Миргалимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев