Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тарихи-әдәби әсәрләргә конкурс

Укучыларда үзләренең туган авылларына мәхәббәт тәрбияләү, авылның тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай премияләре иясе, тарихи әсәрләр авторы, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, район мәгариф идарәсе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарихи-әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә. Һәркем өчен туган җир, туган авыл кадерле...

Укучыларда үзләренең туган авылларына мәхәббәт тәрбияләү, авылның тарихына карата кызыксыну уяту максатыннан, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай премияләре иясе, тарихи әсәрләр авторы, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит Имамов, район мәгариф идарәсе, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарихи-әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә.
Һәркем өчен туган җир, туган авыл кадерле һәм якын. Тик күпләребез авылларыбызның, аларның исемнәренең кайдан килеп чыкканлыгын белми. Инде авыллар тарихын яхшы белгән өлкән буын кешеләре, әби-бабаларыбыз да бакыйлыкка күчеп бара. Ләкин тарих югалырга, онытылырга тиеш түгел. Әлеге бәйге нәкъ менә шушыларны күздә тотып үткәрелә дә инде. Бәйгедә каләм тибрәтүче, тарих белән кызыксынган барлык укучылар да катнаша ала. Моның өчен сезгә үзегезнең авыл тарихын күпмедер күләмдә өйрәнеп, шуның нигезендә, тарихи чыганакларга таянып, әдәби әсәр иҗат итәргә кирәк.
Әсәрләрнең жанры чикләнмәгән.
Урыннар һәрбер жанр төре һәм яшь үзенчәлеге буенча аерым чыгарылачак.
Эшләрне Вахит Имамов җитәкчелегендәге комиссия караячак.
Әсәрләрнең компьютерда җыелган булуы һәм 14ле шрифт белән 3 биттән артмавы шарт. Авторлар исем-фамилияләрен тулы килеш язарга, кайсы мәктәптә, ничәнче сыйныфта укуларын һәм иҗатка этәргеч бирүче укытучыларын күрсәтергә онытмасыннар иде.
Бәйгедә катнашу өчен эшләрне "Актаныш таңнары" газетасы редакциясенә 31 декабрьгә кадәр китерергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 3-15-44.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев