Татарстан дәүләт, муниципаль һәм башка мәгълүмат системаларыннан, шулай ук интернеттан куркынычсыз файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен «Цифрлы мәктәп» стандарты буенча белем бирү оешмаларының ІТ-инфраструктурасын формалаштыру буенча федераль проектка керде.
Проектны тормышка ашыру 2022-2023 елларга планлаштырылган. Проект белем бирү оешмаларын матди-техник база белән җиһазлауны, кабель системаларын, локаль исәпләү челтәрләрен һәм Wi-Fi чыбыксыз керү челтәрен модернизацияләүне күздә тота.
Моннан тыш, «Татарстан Республикасы Электрон мәгарифе 2.0»проектын гамәлгә ашыру башланачак. Ул «ТР Электрон мәгариф»дәүләт мәгълүмат системасын масштаблы модернизацияләү белән бәйле.
Нет комментариев