Укучыбыз – республика күләмендә җиңүче!
Казанда узган «Наука и молодежь Татарстана – Агровызов» фәнни-гамәли конференциясендә Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хайбрянова Рузалина лаеклы III урын яулады.
Конференция нәтиҗәләре буенча Рузалина һәм аның җитәкчесе — Казан аграр университетының «Үсеш ноктасы» юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы Розалия Данис кызы дипломнар белән бүләкләнделәр.
Яшь галимәбезне һәм остазын әлеге уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа җиңүләр, зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев