Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Химиядән 100 балл — зур горурлык!

«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның унберенче сыйныф укучысы Азалия Маликова һәм Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльвина Закирова химия фәне буенча БДИдан 100 балл җыйдылар.

Кызларны һәм аларның укытучылары Рузилә Гарипова белән Алсу Вәгыйзованы, мәктәп коллективларын әлеге дәрәҗәле уңышлары белән котлыйбыз. Имтиханны 100 баллга тапшыру — белемгә омтылышның, системалы эшнең һәм укытучы белән укучы арасындагы тыгыз хезмәттәшлекнең ачык мисалы.

Кадерле балалар!

Алдагы тормышыгызда да яңадан-яңа уңышлар, зур җиңүләр, якты киләчәк телибез. Сезнең казанышларыгыз башкалар өчен дә үрнәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев