Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

130 кешегә исәпләнгән мәчет проекты эшләнде

Районыбыз, аның үзәге Актаныш елдан-ел матурлана, төзекләнә, яңадан-яңа йортлар, җәмәгать һәм сәүдә биналары, яхшы асфальт юллар салына. Мондый күренеш актанышлыларны туган ягы белән горурландыра. Актаныш районы һәр эштә дә республикабызда алда бара. Авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсе, мәдәният, белем бирү, спорт һәм башка өлкәләрдә дә үрнәк булып тора. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле...

Районыбыз, аның үзәге Актаныш елдан-ел матурлана, төзекләнә, яңадан-яңа йортлар, җәмәгать һәм сәүдә биналары, яхшы асфальт юллар салына. Мондый күренеш актанышлыларны туган ягы белән горурландыра.
Актаныш районы һәр эштә дә республикабызда алда бара. Авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсе, мәдәният, белем бирү, спорт һәм башка өлкәләрдә дә үрнәк булып тора. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле якташлар! Инде килеп, актанышлылар рухи яктан да башкаларга үрнәк булырлар дип ышанабыз. Изге дини эшләр Актаныш өчен бик тә хас әйбер. Бар авылларда мәчетләр салына, гореф-гадәтләр торгызыла. Без дә шундый изге эшкә кушылырга ниятлибез. Актанышның РТС бистәсендә һәм 57 нче кварталда мәчет юк, анда бик күп кеше яши. Мәчеткә йөреп, гыйбадәт кылырга теләүчеләр шактый. Хезмәт урамының 16нчы йорт урынына (йортның хуҗалары Муллаян Ханов - Бөек Ватан сугышы ветераны иде, заманында МТСның баш инженеры булып эшләгән; тормыш иптәше район балалар китапханәсе мөдире булып эшләгән Гамбәрия Гәрәева) мәчет салына башлады. Аларның улы Алмаз абый, кызы Энҗе анда мәчет салынуга бик рәхәтләнеп риза булдылар.
Мәчетнең 130 кешегә исәпләнгән проекты эшләнде, ул ике катлы булачак. Төзү эше дә башланып китте. Фундамент салынды, беренче катка тимер-бетон плитәләр кайтарылды.
Изге эшкә без дә үз өлешебезне кертәбез дигән мәрхәмәтле кешеләрнең Актанышта Гаяз Афзаловка (телефоны 89061225584), Әлфис (89274607478) һәм Зөһрә (89600593092) Шәвәлиевләргә, Иске Сәфәрдә Мансаф Газизҗановка (5-60-38 эш; 5-60-45 өй; 89600737141); Казанда Вәсим Вахитовка 8(843)2722730 эш; 8(843)2720898 (факс) мөрәҗәгать итүләре сорала.
Кадерле якташларым, һәммәгезгә дә эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, шушы мәчетне төзүгә җаваплы кеше - Иске Әгъбәс авылыннан Казан якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим ВАХИТОВ, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев