Общество
АХЫРЗАМАН ГАЛӘМӘТЕМЕ БУ: Казанда ерганакларның берсендә яңа туган ир бала мәете табылган
Казанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе ("Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү") буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә.
Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы...
Казанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе ("Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү") буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә.
Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы ерганакта шул урыннан ерак түгел ял иткән гражданнар тапкан. Баланың шуңа кадәр 2-4 көн элек үлгән булуы фаразлана.
Шул ук вакытта, мәет черүгә бәйле үзгәрешләр үлемгә китергән сәбәпне билгеләү мөмкинлеге бирми.
Хәзерге вакытта бала әнисенең кем икәнлеген ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев