Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актанышта "Ришвәтчелеккә каршы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (+ФОТОЛАР)

Укучыларда коррупциягә карата күзаллау булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан 5-20 октябрь көннәрендә мәктәпләрдә ришвәтчелеккә каршы каршы юнәлдерелгән республика иҗат бәйгесенең район этабы уздырылды. Жюри карамагына 50дән артык эш тапшырылды. Алар арасында иң-иң дип табылган эшләр республика бәйгесенә җибәрелде. Нәтиҗәдә, җиңү яулаган укучыларны Казан Кремлендә хөрмәтләделәр. Шунысы игътибарга лаек, бүләкләнүчеләр арасында...

Укучыларда коррупциягә карата күзаллау булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан 5-20 октябрь көннәрендә мәктәпләрдә ришвәтчелеккә каршы каршы юнәлдерелгән республика иҗат бәйгесенең район этабы уздырылды. Жюри карамагына 50дән артык эш тапшырылды.
Алар арасында иң-иң дип табылган эшләр республика бәйгесенә җибәрелде.
Нәтиҗәдә, җиңү яулаган укучыларны Казан Кремлендә хөрмәтләделәр. Шунысы игътибарга лаек, бүләкләнүчеләр арасында актанышлылар да шактый иде.
6 декабрь көнне Казанда бүләкләнгән укучылар һәм аларның укытучылары бүген исә район хакимияте бинасына чакырулы иде. Җиңүчеләрне Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе белгече Камил Әмировлар тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев