Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Алар рухлары белән көчле (СПАРТАКИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ -ФОТОЛАРДА)

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бүген Актанышта мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, әлеге чарада барлык җирлекләр дә актив катнаштылар . Барысы 153 кеше биредә үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте. Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз,...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, бүген Актанышта мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, әлеге чарада барлык җирлекләр дә актив катнаштылар . Барысы 153 кеше биредә үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте.

Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.

Гомуми нәтиҗәләр буенча, I урынны Киров авыл җирлеге командасы яулады.

II урында - Татар Суксу авыл җирлеге

III урынны Югары Яхшый җирлеге командасы яулады.

Шәхси беренчелектә призлы урыннарга ия булучыларга Мактау грамоталары, акчалата призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев