Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыл халкы ничек яшәргә тиеш, өмет булмаса?!

- Чөгәнә авылында юл юк. Таксига түләп, балаларны садикка йөртәбез. "Бәләкәч" программасы буенча кайчан булыр ул балалар бакчасы? Мөмкинлекләр булмагач, яшьләр дә калмый. Авыл халкы ничек яшәргә тиеш, өмет булмаса? Киләләр дә, була, дип алдап китәләр... Актанышбаш авыл җирлегенең хисап җыелышында күтәрелгән сорау бу. Әҗәкүл, Ирмәш, Актанышбаш - һәр авыл...

- Чөгәнә авылында юл юк. Таксига түләп, балаларны садикка йөртәбез. "Бәләкәч" программасы буенча кайчан булыр ул балалар бакчасы? Мөмкинлекләр булмагач, яшьләр дә калмый. Авыл халкы ничек яшәргә тиеш, өмет булмаса? Киләләр дә, була, дип алдап китәләр...
Актанышбаш авыл җирлегенең хисап җыелышында күтәрелгән сорау бу. Әҗәкүл, Ирмәш, Актанышбаш - һәр авыл үз проблемасын күтәрә. Әҗәкүлдәге сусызлык, Актанышбаштагы юл мәсьәләсе, чүплекләрне бетерү буенча яңа алым - узган ел авыл урамнарына контейнерлар кую газетабыз аша чагылыш тапкан иде. Бүген дә борчый алар халыкны. Сорауларны җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсуновага да юлладылар алар. Сорауларга җавап биреп, хәзер социаль мәсьәләләрне хәл итү эшләп килүче программалар нигезендә башкарыла, акчалар да шуның аша гына кайта, иң мөһиме - җирлекне борчыган мәсьәләләрнең шул программалар кысасына керүе шарт, диде ул.
Актанышбаш җирлеге башлыгы Лилия Фазлыева чыгышында алда әйтелгән мәсьәләләргә тукталган иде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 февраль, 2012 13 (9658) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев