Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Авыр сынаулардан соң бәхет килә

Алар чорында туган балалар тормышның ачысын-михнәтен күп күргән. Хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре язмышына язмасын иде андый газап-хәсрәтләр. Тәхия Кәшбразыева үзенең балачагын искә төшерергә бик яратмый. Ятимлек, ачлык, ялангачлык... Тик бүгенге тормышы бик бәхетле аның. Аллаһы Тәгалә шатлыклы-сөенечле көннәрен гомер көзләренә билгеләгән. Менә шуңа куанып, балалары, оныклары янәшәсендә, Аллаһның биргән...

Алар чорында туган балалар тормышның ачысын-михнәтен күп күргән. Хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре язмышына язмасын иде андый газап-хәсрәтләр. Тәхия Кәшбразыева үзенең балачагын искә төшерергә бик яратмый. Ятимлек, ачлык, ялангачлык... Тик бүгенге тормышы бик бәхетле аның. Аллаһы Тәгалә шатлыклы-сөенечле көннәрен гомер көзләренә билгеләгән. Менә шуңа куанып, балалары, оныклары янәшәсендә, Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер итеп гомер итә ул.
Әтисез калгач, сигез яшьлек кыз үзләрен алда нинди газаплы тормыш көтәчәген күңеле белән сиздеме икән? Биш яшьлек энесе һәм әнисе белән алар гаилә терәген дә югалталар, шул ук вакытта торыр җирсез дә калалар. Терәүдә торган иске өйләре җимерелеп төшә. Яңа өй салырга акчалары булмый. Әнисенең эшләп тапканы хәтта ашарларына да җитми. Хәер сорашудан башка чаралары калмый. Әниле-кызлы, өйдән-өйгә кереп, кеше күзләренә карап тилмергәндә, үзәк өзгеч тагын бер вакыйга көтеп тора үзләрен. Кайтуларына Тәхиянең энесе Рифкать мәңгелеккә күзләрен йомган...
Яхшы күңелле кешеләр кызны үзләренә сыендыралар. Тормышы бераз хәләеп киткәндәй була. 4 сыйныф белем алганнан соң, ул үз көнен үзе күрә башлый. 40 ел буе фермада хезмәт куя.
Тәхия Кәшбразый кызы 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Бик тырышып эшли ул. Аның уңганлыгын җитәкчеләр дә бик тиз күреп ала. Югары бәялиләр, хөрмәтлиләр. Медальләре, мактау кәгазьләре аның фидакарьлеге турында сөйлиләр. Хезмәттәшләре белән дә һәрвакыт уртак тел таба, бу аның ачык йөзле, шат күңелле, ярдәмчел булуыннан килә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Берничә мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайлана, озак еллар КПССның район комитеты әгъзасы булып тора.
Тәхия апа игезәк уллары Камил белән Шамилне аякка бастырырга, зур авырлык белән корылган тормышларын алып барырга да үзендә көч-куәт таба. Ул, иң мөһиме, яшәүгә өметен беркайчан да өзми.
Хәзерге көндә Тәхия апа Иске Богадыда улы Шамил, килене Илзинә гаиләсендә бәхетле гомер кичерә. Тормышлары бөтен. Оныклар үсеп, инде кайсы кая таралышырга да өлгергәннәр.
- Кешеләргә бик ярдәмчел, аралашучан, яхшы киңәшләрен бирә. Авылда иң ихтирамлы кешеләрнең берсе ул. Без әниебезгә чиксез рәхмәтлебез, - диләр балалары.
Әйе, чыннан да, Тәхия Кәшбразыеваның яхшы күңеллелеген күпләр белеп тора. Ул бисмилласын әйтеп пешергән камыр ризыкларын да, кайнар килеш, күрше-тирәгә кертеп, аларны сөендерергә ярата.
Балачагында күргән газаплы көннәрен уйлый-уйлый, шундый изге гамәлләр кылып яшидер ул. Аллаһы Тәгаләнең һәр нигъмәтенә шөкер итеп, һәр көнне илгә-көнгә тынычлык сорап, башкаларга яхшылык теләп догалар кыла. Кабул булсын изге теләкләре. Үзе дә, балалары-оныклары да бәрәкәтле, тыныч тормышта бик бәхетле гомер кичерсеннәр.
Иске Богады авылында яшәүче кадерле әниебез Тәхия Кәшбразый кызы Кәшбразыевага 80 яшь. Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур байлык - ныклы сәламәтлек, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез озын гомер телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрчак аяз булсын.
Безгә кылган барлык изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз маягы син, әнкәй,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән игезәк улларың Шамил һәм Камил, киленең Илзинә, оныкларың Ләйсән, Илшат, Илфак, Эмиль.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев