Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Банк системасында «суыту чоры»

Россия Банкы «суыту чоры»н гамәлгә кертте. Аның дәвамында гражданин ирекле иминият килешүен өзү һәм билгеле бер тәртиптә түләнгән иминият премиясен алу хокукына ия. Бу Россия Банкының «Ирекле иминиятләштерүнең аерым төрләрен гамәлгә ашыру тәртибе һәм шартларына минималь (стандарт) таләпләр турында»гы 2015 елның 20 ноябрендә кабул ителгән 3854-У номерлы Карары нигезендә гамәлгә...

Россия Банкы «суыту чоры»н гамәлгә кертте. Аның дәвамында гражданин ирекле иминият килешүен өзү һәм билгеле бер тәртиптә түләнгән иминият премиясен алу хокукына ия.
Бу Россия Банкының «Ирекле иминиятләштерүнең аерым төрләрен гамәлгә ашыру тәртибе һәм шартларына минималь (стандарт) таләпләр турында»гы 2015 елның 20 ноябрендә кабул ителгән 3854-У номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырыла.
«Суыту чоры»н гамәлгә кертү ихтыяҗы физик затларга, шул исәптән иминият һәм банк хезмәтләре күрсәтелгәндә, үзләре кызыксынмаган ирекле иминият килешүләрен көчләп тагуга бәйле тискәре тәҗрибәгә бәйле.
Иминиятләштерүчеләр 2016 елның 31 маена яңадан төзелә торган иминият килешүләре буенча үз эшчәнлекләрен яңа таләпләргә туры китерде.
1. Сезгә өстәмә иминият хезмәтен көчләп тактылармы? Аннан баш тартыгыз!
Закон бер хезмәтне икенчесе тарафыннан мәҗбүри сатып алуны шарт итеп куюны тыя, ә ОСАГО килешүен төзегән вакытта өстәмә хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җаваплылык каралган.
«Суыту чоры» кулланучыларга махсус таләпләр белдермичә яки махсус административ яисә суд процедуралары узмыйча гына көчләп тагылган йә булмаса файда китерми торган иминият хезмәтеннән баш тартырга мөмкинлек бирә.
2. Сез гариза язасыз һәм килешүне өзү өчен иминият компаниясенә барасыз
Иминият килешүен өзү өчен гражданин язма гариза белән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
«Суыту чоры» ким дигәндә 5 эш көне тәшкил итә (иминиятләштерүче күбрәк вакыт та билгеләргә мөмкин) һәм иминият кертемен кайчан түләүгә карамастан ирекле иминият килешүе төзелгән көннән алып исәпләнә.
3. Сезгә көчләп тагылган хезмәт өчен акча кайтарып бирәләр
«Суыту чоры»нда иминиятләштерүдән баш тарткан очракта компания, әгәр иминият килешүе үз көченә кермәсә, полис өчен түләнгән акчаны тулысынча кайтарырга бурычлы.
Килешү гамәлгә кергән очракта, иминиятләштерүче премиянең килешү гамәлгә кергән вакыттан башлап узган көннәр санына пропорциональ өлешен кайтарган чагында тотып калырга хокуклы.
Иминият компаниясе гражданинга иминият премиясен гаризаны алганнан соң 10 эш көне дәвамындакайтарырга тиеш.
4. Иминиятләштерүче акчаны кайтарып бирүдән баш тартамы? Россия Банкына мөрәҗәгать итегез!
Әгәр иминиятләштерүче килешүне өзүдән баш тарта икән, шикаять белән Россия Банкына мөрәҗәгать итегез.
Шикаятьне язма рәвештә 420013, Казан шәһәре, Бауман урамы, 37нче йорт адресы буенча яки Россия Банкының www.cbr.ru сайтындагы «Интернет-кабул итү» бүлеге аша электрон рәвештә юлларга мөмкин.
Яңа кагыйдәләр барлык популяр иминият төрләренә (автокаско, тормышны, бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү, автомобиль һәм су транспорты хуҗалары җаваплылыгы, өченче затлар каршында гражданлык җаваплылыгы, ирекле медицина иминияте һ.б.) диярлек кагыла.
чыганак: http://intertat.ru/tt/dengi-tt/item/64675-bank-sistemasyinda-suyitu-choryi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев