Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Берәүләр бакчага агыза, икеНчеләр сусыз тилмерә

Челлә вакыты җитте. Су мәсьәләсе баш калкытты. Актанышның үзәк өлешендә бирелгән суның күләмен халык санына уртача бүлеп карасаң, бер кеше көн саен 30 чиләк су тота. Ләкин һәр кеше дә шулкадәр кулланамы соң? Чөнки кич җитә башласа, күпфатирлы йортларның югары катларына су менми. Запаска алып куйганы да 3-4 чиләктән артмый....

Челлә вакыты җитте. Су мәсьәләсе баш калкытты. Актанышның үзәк өлешендә бирелгән суның күләмен халык санына уртача бүлеп карасаң, бер кеше көн саен 30 чиләк су тота. Ләкин һәр кеше дә шулкадәр кулланамы соң? Чөнки кич җитә башласа, күпфатирлы йортларның югары катларына су менми. Запаска алып куйганы да 3-4 чиләктән артмый. Аларның өлешеннән башкалар файдалана булып чыга түгелме?
Су кая китә?
Әлеге сорауга җавапны район җитәкчелеге дә эзли.
Фаил Камаев, район башлыгы:
- Халык суны көндәлек тормышта иркенләп куллансын өчен былтыргыга караганда 2-3 мәртәбә күбрәк бирәбез. Моңарчы ике линия генә иде, быел су 4 линиядән зур басым астында бирелә. Авария булмасын өчен төнгә генә бераз туктатып торыла. Калган вакытта насослар иртәнге 5 тән кичке 10га кадәр туктаусыз су кудырта. Фактта суның күләме җитәрлек. Халык саны артмады, хәтта кимеде. Шуңа карамастан, су җитми. Күпфатирлы йортларның өске катларына күтәрелми. Шушы мәсьәләне өйрәнгәннән соң, халыкка мөрәҗәгать итәргә булдык: экономияне онытмасыннар иде. Экономия нәрсә ул? Суны кирәк кадәр куллансын кеше: мунчасын ягып керсен, душында юынсын, керен-өен юсын, ләкин бакчага чик-чамасыз су агызуны чикләсен.
Сакчыл караш кирәк. Кулланучы чик-чаманы белергә тиеш. Дөньяда ул үзе генә яшәми бит. Күршесе бар, күп катлы йортларда яшәүчеләр, аларның балалары, инвалидлар, урын өстендә ятучы авырулар бар. Аларга да су кирәк. Авыруны вакытында юындыру, ашарына әзерләү зарур. Урын өстендә ятучылар, нишлим инде, мин яшәгән катка кичкә таба бер тамчы су килми, дип шалтыраталар. Ә кемдер бәрәңге бакчасына туктаусыз су агыза. Гомер-гомергә икенче икмәкне су сибеп үстермәгән безнең халык. Уңасы булса, болай да уңа, яңгыры яумаса, күпме генә су сипсәң дә уңмый инде ул. Әгәр бик нык сибәсе килә икән, кеше үзенең ихатасына кое казытсын. Рәхәт тормышның кадерен белмибез. Югыйсә, Актаныш грунт сулары өстендә утыра. Һәркем кое казытып, үзенең бакчасына күпме тели - шуның кадәр сибә ала.
Дәниф Харисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
- Урын өстендә ятучыларның хәленә керергә кирәк. Челләдә сусыз яшәү - алар өчен олы проблема. Ярый да, сау-сәламәт булып, аяк-куллар исән булып йөреп торсаң, суын җыеп алып та куярсың, чишмәгә дә барып килерсең. Ә караватыннан да торалмаган хасталар, аларны ташлап чыгып китә алмаган караучылар, кайчан килер инде бу су, дип өзгәләнеп ятса...
Римма Кустова, "Коммунсервис-Актаныш" оешмасы җитәкчесе:
- Суны исраф итүчеләр күп. Кемдер бакчасына туктаусыз су сиптерә, ә кемдер эчәргә дә җиткерәлми. Моңарчы су 2 линиядән диаметры 160лы торбадан килсә, быел тагын ике линия өстәлде. Боларында су 225 ле торба аша үтә. Хәзер 4 линиядән бирелә, әмма барыбер суны җиткереп булмый. 3 июнь көнне Актанышның үзәк өлешенә 2 млн.200 мең литр су бирелде, Актанышның бу ягында якынча 7 мең кеше яши дип исәпләсәк, бер кешегә 314 литр су туры килде. 3 тапкыр күбрәк кулланабыз. Бу бернинди норматив кысаларына да туры килми.
Сүз уңаеннан, 57 бистәдә бүген-иртәгә тагын бер линия тоташтырылачак. Тагын 2 скважинаның суын шунда куачаклар. Анда да су күләме артачак.
Коръән-Кәримнең "әл-Әгъраф" сүрәсе 31 нче аятендә әйтелә: "Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев