Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүләкләр ияләрен тапты

11 декабрь көнне мөхәррият бинасында 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында икенче тапкыр призлар уйнатылды. Бу юлы анда 642 абунәче катнашты. Менә ул приз отучы бәхетлеләр: Равил Гыйләҗетдинов (Каенлык) - веб-камера, М.Гомәров (Актаныш, Урман урамы, 13 йорт) - электр кырынгычы, Әлфинур Фәррахова (Яңа Әлем), Глүзә Әмируллина...

11 декабрь көнне мөхәррият бинасында 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында икенче тапкыр призлар уйнатылды.
Бу юлы анда 642 абунәче катнашты. Менә ул приз отучы бәхетлеләр: Равил Гыйләҗетдинов (Каенлык) - веб-камера, М.Гомәров (Актаныш, Урман урамы, 13 йорт) - электр кырынгычы, Әлфинур Фәррахова (Яңа Әлем), Глүзә Әмируллина (Актаныш, Механизаторлар урамы, 8а йорты) - озынайткыч, Дилфат Хәбибуллин (Киров), Гата Зиннәтуллин (Актаныш, Үзәк урамы, 20 йорт) - термос, Сәхипҗамал Тимершәехова (Актаныш, Тынычлык урамы, 81 йорт), Рәшит Латыйпов (Иске Кормаш) - үтүк, Даимә Вәлиева (Актаныш, Тукай урамы, 31 йорт), Минһаҗева Фәүзия (Актаныш, Бакый Урманче урамы, 10 йорт) - чәйнек, Гөлфинә Мөхәмәтшина (Әҗәкүл) - фен, Рахип Заһертдинов (Иске Җияш) - термос-кувшин, Лена Исламова (Актаныш, 8 март урамы, 4 йорт), Нурия Басыйрова (Актаныш, Х.Туфан урамы, 19 йорт) - үлчәү җайланмасы. Ә иң зур бүләк - җиләк-җимеш киптерү җайланмасы Актаныштан Мөдәсир Зәкиевкә чыкты.
Мөдәсир абый призлар уйнату барышын күзәтү өчен үзе дә килгән иде. Шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты.
- Район газетасын "Колхоз ударнигы" исеме белән чыккан вакыттан бирле укыйм. Әти-әниләр кычкырып укыталар иде. Хәзерге көнгә кадәр бер санын да калдырмый укып барам. Район яңалыклары белән танышам. Эчтәлеге дә ошый. Киләчәктә дә укырга язсын.
Әлеге уенда приз отмаучылар борчылмасыннар. Сезне сөендереп, газетабыз ярты ел буе өегезгә килеп торачак. Яңа елда да бергә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев