Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәйләм бәйли, чигү чигә алтын куллар...

Бәйрәм алды якынлашкан көннәрдә район ветераннар советы каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәгендә кунакта булдык. Күңел җылысын кушып эшләгән кул эшләре сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Савыт-саба астына куярга бәйләнгән җиләкләр, өстәл-урындык япмалары, бисер белән уратып эшләнгән йомыркалар, стенага элеп куярга паннолар, йорт шартларында эшләнгән хуш исле сабыннар, береткалар, шәлләр, кофталар......

Бәйрәм алды якынлашкан көннәрдә район ветераннар советы каршында эшләп килүче "Оста куллар" түгәрәгендә кунакта булдык.
Күңел җылысын кушып эшләгән кул эшләре сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Савыт-саба астына куярга бәйләнгән җиләкләр, өстәл-урындык япмалары, бисер белән уратып эшләнгән йомыркалар, стенага элеп куярга паннолар, йорт шартларында эшләнгән хуш исле сабыннар, береткалар, шәлләр, кофталар...
2009 елның ноябрендә оеша "Оста куллар" түгәрәге. Шуннан бирле һәр атнаның сишәмбесендә бирегә киләләр. Баштарак 16 кеше йөргән булса, хәзер 35ләп кеше йөри.Киңәшләшәләр дә, бәйләм остасы, оештыру сәләтенә ия Ләлә Әхмәдуллинаны җитәкче итеп билгелиләр. Беренче елны төрле япмалар, башмак,оекбашлардан башласалар, икенче елны шәлләр бәйлиләр. Анысын Илиза Хәкимова өйрәтте, диләр.

Реклама


Илиза апа үзенең кул эшләре, чигүле мендәрләре белән Мәскәү сабантуена барып күргәзмә күрсәткән.Кул эшләрен Президентка да бүләк иткән.
Быел тынгысыз апаларыбыз келәм чигү серләрен үзләштерә башлаганнар. Кирәкле әсбапларны Уфадан кайтартканнар. Гади җептән энә белән тишеп эшләнә икән.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 7 март, 2012 18 (9663) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев