Бу хәсрәтне яшь тә юмый,
Бу хәсрәт җанда кала.
Газизләр китеп бара шул-
Кайтмаска китеп бара.
Чәчкәнең дә асылларын
Кырау беренче ала.
Исәннәрне зар елатып,
Асыллар китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара.
Кайгыларны кем үлчәгән,
Упкыннарга тиң яра,
Дөньяларның нурын алып,
Тиңсезләр китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара.
Әй, исләргә...
Нет комментариев