Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ф.Х.Мөхәммәтшин район Советы утырышында катнашты

28 февраль көнне район мәдәният йортында икенче чакырылыш район Советының утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Р.М.Миңнуллин, А.Х.Шәрипов, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе В.Х.Вахитов, ТР мәдәният министры урынбасары Г.А.Нигъмәтуллина һәм район Советы депутатлары катнашты. Утырышка районның барлык җирлек, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылды. Аны...

28 февраль көнне район мәдәният йортында икенче чакырылыш район Советының утырышы булды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин,
ТР Дәүләт Советы депутатлары Р.М.Миңнуллин, А.Х.Шәрипов, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе В.Х.Вахитов, ТР мәдәният министры урынбасары Г.А.Нигъмәтуллина һәм район Советы депутатлары катнашты. Утырышка районның барлык җирлек, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары чакырылды. Аны Актаныш радиосы онлайн реҗимында турыдан-туры трансляцияләде.

Утырышның көн тәртибендә муниципаль районның 2011 елдагы социаль-икътисадый үсеше, 2012 елга куелган бурычлар турындагы мәсьәлә каралды. Аның буенча район башлыгы Э.Н.Фәттаховның доклады тыңланды.

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул республиканың соңгы елдагы эшчәнлеге, алга куелган планнар турында сөйләде, шулай ук районның республикада күп яктан үрнәк булып торуын күрсәтте, җирлек җитәкчеләренең хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларга да киңрәк тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев