Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер ике килми

1989 елның 18 февралендә контингенты чикләнгән совет гаскәрләренең соңгы солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкты. Ватаннан еракта үткәрелгән еллар йөрәкләрдә авыр сынау чоры һәм әрнүләр буларак кына сакланмый, ә бәлки чын сугышчан иптәшлекнең, ирләрчә дуслыкның һәм туганлыкның, үзеңнең һәм дусларыңның тормыш кадеренең чын бәясе дә беленде ул чагында. Ләкин сугышның үз...

1989 елның 18 февралендә контингенты чикләнгән совет гаскәрләренең соңгы солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкты. Ватаннан еракта үткәрелгән еллар йөрәкләрдә авыр сынау чоры һәм әрнүләр буларак кына сакланмый, ә бәлки чын сугышчан иптәшлекнең, ирләрчә дуслыкның һәм туганлыкның, үзеңнең һәм дусларыңның тормыш кадеренең чын бәясе дә беленде ул чагында. Ләкин сугышның үз кануннары бар, алар күп газап кичергән Ватанның шәһәр һәм авылларына авыр югалтулар китерделәр. Игълан ителмәгән яу кырыннан бөтен солдатка да туган якларына әйләнеп кайтырга, әти-әниләрен, якыннарын, туганнарын кочарга насыйп булмады. Районыбыздан да Ринат Зәйнетдинов, Рамил Фәррахов, Дәһлүл Фазлыев, Мөхәррәм Сафин, Мөдәрис Мирсәетов һәм Рәшит Фәрдиев кебек асыл егетләребезне югалттык. Алар күңелләребездә мәңге сакланырлар.

Бүгенге көндә районыбызда әлеге яуны узган 66 яугир яши һәм төрле тармакларда намуслы хезмәтләрен куя, җирлекнең икътисадын үстерүгә үз өлешләрен кертә.

Барыгызны да Әфганстаннан контингенты чикләнгән совет гаскәрләрен чыгаруның 23 еллыгы белән ихластан котлыйм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, тормышка карата сынмас ихтыяр көче, югары әхлакый рух, солдатларча бердәмлек һәм туганлыкны саклавыгызны, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев