Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Иң яхшы оешмалар бүләкләнде

Хуҗалыклар, оешма предприятиеләр һәм социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүче учреждениеләр арасында 2011 ел нәтиҗәләре буенча район советы белән ике арадагы төзелгән бөтен килешүләрне тулысынча үтәгән Уразай авыл җирлеге - җиңел машина, Әтәс авыл җирлеге - компьютер белән, 2011 елда авыл җирлекләре арасында игълан ителгән спартакиада нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Иске...

Хуҗалыклар, оешма предприятиеләр һәм социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүче учреждениеләр арасында 2011 ел нәтиҗәләре буенча район советы белән ике арадагы төзелгән бөтен килешүләрне тулысынча үтәгән Уразай авыл җирлеге - җиңел машина, Әтәс авыл җирлеге - компьютер белән, 2011 елда авыл җирлекләре арасында игълан ителгән спартакиада нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән Иске Байсар авыл җирлеге шулай ук җиңел машина, Киров һәм Иске Сәфәр авыл җирлекләре компьютерлар белән бүләкләнделәр.
Ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында, район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән үзара төзелгән бар килешүләрне дә үтәгән "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмалары, Нур Баян исемендәге, "Ташкын", "Наратлы", "Чишмә" хуҗалыклары диплом белән бүләкләнделәр.
Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында тәүге урыннарга "Актаныш ашлык кабул итү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында - "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте, зур күләмле капиталь салымнар үзләштерүче төзелеш оешмалары арасында "Газстройсервис" җәмгыяте ия булдылар, әлеге оешмалар кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр. II-III урыннарны яулаган "Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы" "Вамин Татарстан" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы,"Актаныш" кулланучылар җәмгыяте, "Актаныш инженерлык челтәрләре" җәмгыяте, "Актаныш агрегат заводы" ябык акционерлык җәмгыяте, "Теплосервис" һәм "Актаныш юллары" җәмгыяте диплом белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев