Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игелек янәшәдә йөри

9 Май ил күләмендә бәйрәм ителсә, безнең гаилә өчен әлеге көн аеруча хәтергә нык уелып калды. Бәйрәм чаралары бу көнне кичкә кадәр дәвам итте. Без дә кичке бәйрәм концертын тамаша кылырга дип, "Яшьлек" мәдәни үзәк янындагы мәйданга чыктык. 3 яшьлек улым Йосыф апасы белән, якындагы фонтан янына барып киләбез, дип...

9 Май ил күләмендә бәйрәм ителсә, безнең гаилә өчен әлеге көн аеруча хәтергә нык уелып калды.
Бәйрәм чаралары бу көнне кичкә кадәр дәвам итте. Без дә кичке бәйрәм концертын тамаша кылырга дип, "Яшьлек" мәдәни үзәк янындагы мәйданга чыктык. 3 яшьлек улым Йосыф апасы белән, якындагы фонтан янына барып киләбез, дип киттеләр. Шул арада, уенга мавыгып китеп, 10 май көнне 3 яше тулырга тиешле улым суга егылып төшкән.
Бәхеткә, нәкъ шул вакытта янәшәдән генә полиция хезмәткәрләре үтеп барган. Ул тиз арада баламны судан чыгарып, тиешле ярдәм күрсәтеп, ашыгыч медицина ярдәме чакырткан. Соңыннан гына бу игелекле кешенең Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә эшләүче полиция өлкән сержанты Раушан Габделкәбиров икәнен белдек. Безне зур фаҗигадан саклап калган, чын мәгънәсендә батырлык күрсәткән полиция хезмәткәренә, аның әти-әнисенә, гаиләсенә, ул эшләгән коллективка газета аша зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев