Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Имам-мөхтәсиб сайланды

Актаныш районы мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы 11 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Утырышны Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең президиумы әгъзасы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Ул Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәтвәсен җиткерде һәм 24 авыл имам-хатыйбына эшләү өчен шәһадәтнамә, күкрәк...

Актаныш районы мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы 11 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Утырышны Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең президиумы әгъзасы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин алып барды. Ул Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәтвәсен җиткерде һәм 24 авыл имам-хатыйбына эшләү өчен шәһадәтнамә, күкрәк билгесе һәм мөфти исеменнән изге Корьәннең татарчага тәрҗемәсен - тәфcирен тапшырды. Утырышта, аннан соң, районның имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмовның, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән китү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде. Актаныш районы имам-мөхтәсибе итеп, бертавыштан, Руслан хәзрәт Мортазин сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев