Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кесәңне сакла, акчаң чыгып качмасын

Яңа ел, гыйнвар яллары якынлаша. Бу һәрбер гаилә бюджеты өчен олы сынау. Кемгә нинди бүләк аласын, кая барасын, кемнәрне кунакка чакырасын алдан планлаштырып куйсаң да, барыбер уйламаган-көтмәгән җирдән бер чыгым килеп чыкмый калмый. Акча янчыгына зыян килмәсен өчен нишләргә? Г.ВАФИНА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе. Күпләр...

Яңа ел, гыйнвар яллары якынлаша. Бу һәрбер гаилә бюджеты өчен олы сынау. Кемгә нинди бүләк аласын, кая барасын, кемнәрне кунакка чакырасын алдан планлаштырып куйсаң да, барыбер уйламаган-көтмәгән җирдән бер чыгым килеп чыкмый калмый. Акча янчыгына зыян килмәсен өчен нишләргә?
Г.ВАФИНА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе.
Күпләр банктан кредит алып, финанс мәсьәләсен хәл итүне иң яхшысы дип саный.
Бәйрәм кредитлары кешене үзенең бәйрәм алды ташламалары белән кызыктыра, түбән процентлар, бонуслар, акцияләр һәм кызыктыргыч отышлар уйнату... Ләкин кулланучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма буларак, без кисәтергә мәҗбүрбез: процентларның түбәнлегенә ышандыручы банклар, гаризаларның күп булачагын фаразлап, башка төрле өстәмә түләүләр, комиссияләр алып калырга мөмкиннәр.
Мәсәлән, ссуда бирү буенча хезмәт күрсәтүгә айлык комиссия; ссуда хисабы ачу өчен комиссия; кредит картасы рәсмиләштерү һәм хезмәт күрсәтүгә комиссия...
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре шундый кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:
1. Кредит алу карарына килгәнче, иң әүвәл аның кирәкме-түгелме икәнлеге турында ныклап уйларга киңәш итәбез. Төзелгән килешүне өзү аны төзүгә караганда бик күпкә авыррак.
Документны имзаларга ашыкмагыз. Килешүне игътибар белән укып чыгыгыз!
2. Танышканда шуңа игътибар итегез:
- проценты белән бергә кредитның тулысынча күләме күпме (кайбер очракта банклар кулланучының игътибарын процентка гына юнәлтәләр, ә кредитның тулысынча күләмен килешүдә бик вак шрифт белән язалар).
- килешүгә өстәмә хезмәт күрсәтүләрне кертергә мөмкиннәр (иминиятләштерү, исәп хисабы ачу буенча хезмәт күрсәтү һ.б.). Өстәмә хезмәт күрсәтүләр кулланучының язмача рөхсәте белән генә башкарыла ала. Болар - кулланучының хокуклары, ә бурычлары түгел.
- комиссияләрнең һәм өстәмә түләүләрнең килешүдә күрсәтелгәнлеген тикшерегез. Кулланучы закон нигезендә банкка кредитның төп суммасын һәм аның процентларын түләргә бурычлы. Ә комиссияләр законлы нигездә генә җыела ала.
3. Банк вәкиленнән килешүне, барлык тарифлары, кагыйдәләре белән бергә бирүен сорагыз һәм өйдә яки белгечләр ярдәмендә яхшылап өйрәнегез!
4. Кулланучыга кредит буенча бурычны вакытында түләмәгән өчен процентлар исәпләнергә мөмкин. Аларның күләменә игътибар итегез!
5. Мәгълүм сәбәпләр аркасында бурычны вакытында кайтарып булмаса, банкка язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк.
6. Вакытында түләмәгәнлек белән бәйле пенялар чамадан тыш исәпләнсә, аның күләмен киметүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә була.
Кредит алыргамы-юкмы? Үзегезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз!
Хөрмәтле "Актаныш таңнары" газетасын укучылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә киләсе елда бары тик уңышлар гына телибез.
Кулланучыларның хокукларын яклау буенча безнең кайнар элемтә телефоны: 8(8552) 71-43-03, e-mail: chelny@tatzpp.ru, адресыбыз: Яр Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2а, (10/34а).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев