Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әллә яз килеп җиттеме? (ҺАВА ТОРЫШЫ)

Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, атна башында яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Юлда сак булырга кирәк, дип кисәтәләр. Дүшәмбе Казанда көндез температура 0 градус булды, җепшек кар яуды. Ә Чаллыда температура гомумән +2 градуска кадәр күтәрелде. Синоптиклар моңа кадәр 18-22 февральдә...

Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, атна башында яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Юлда сак булырга кирәк, дип кисәтәләр. Дүшәмбе Казанда көндез температура 0 градус булды, җепшек кар яуды. Ә Чаллыда температура гомумән +2 градуска кадәр күтәрелде. Синоптиклар моңа кадәр 18-22 февральдә һава торышы бозылачак, вакыты белән кар, яң¬гыр явачак, дип әйткән иде.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. "Февраль аенда кинәт кенә җы¬лыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр бозылырга, җил-давыл чыгарга, боз, кырау төшәргә, яңгыр яварга мөмкин. Быелгы һава торышы 1989 елга туры килә. Ул вакытта да февраль тәмам¬ланмыйча җылыткан иде. Әмма бер җылытыр да, тагын салкынайтыр. Салкын көн¬нәр мартка күчә булып чыга. Бүгенге җылытулар каз-үр¬дәкләрне котыртып алу гына. Тиздән яз, йомырка чыгарырга әзерләнә башларга кирәк дигәннең билгесе ул. Мартта бураннар булачак", - ди Әмир абый.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=18046
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев