Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Минтимер Шәймиев: Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды

Дәүләт Киңәшчесе нәселләрендә әле тагын бәбиләр көтелүен әйтте. Кичә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан узган чараны күңелле яңалык белән тәмамлады. Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте - оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде. "Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды, Алла боерса, алга таба да көтәбез әле", - диде ул. Презентациядә...

Дәүләт Киңәшчесе нәселләрендә әле тагын бәбиләр көтелүен әйтте.
Кичә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан узган чараны күңелле яңалык белән тәмамлады.
Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте - оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде. "Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды, Алла боерса, алга таба да көтәбез әле", - диде ул. Презентациядә катнашкан халык Дәүләт Киңәшчесенең шатлыгын бүлешеп, алкышлады.
"Ник шулай буладыр, белмим, - дип Минтимер Шәймиев 60 яшьлек юбилеена улы Айратның сөендергәнен сөйләде. - Айрат прораб булып эшләргә Чаллыга җибәрелгән иде, шунда өйләнде. Миңа 60 яшь тулган көнне Айрат Чаллыдан миңа шалтыратып, "Әти, бүләк кабул итеп ал" диде. Нинди бүләк дигәч, "безнең улыбыз туды" диде. Мондый вакыйгалар безне тагын да акыллырак итә. Балаларга да, ата-аналарына да сәламәтлек, иминлек телим".
Чараны тәмамлап, Минтимер Шәймиев җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/20/131699/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев