Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәр эшченең хезмәт шартлары бәяләнәчәк

8 октябрь көнне район хакимият бинасының утырышлар залында ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов җитәкчелегендә, оешма-предприятие һәм учрежденияләрнең профсоюз активистлары катнашында хезмәтне саклау өлкәсенә багышланган укулар узды. Төп яңалык - хезмәт шартларын махсус бәяләү өлкәсендәге мөһим мәсъәләләр. 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә...

8 октябрь көнне район хакимият бинасының утырышлар залында ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов җитәкчелегендә, оешма-предприятие һәм учрежденияләрнең профсоюз активистлары катнашында хезмәтне саклау өлкәсенә багышланган укулар узды.
Төп яңалык - хезмәт шартларын махсус бәяләү өлкәсендәге мөһим мәсъәләләр. 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән әлеге канун белән һәм андагы үзгәрешләр, хезмәтне саклау өлкәсендәге башка мәсъәләләр буенча яңалыклар белән ТР профсоюзлар федерациясенең өлкән инспекторы Ирина Андина таныштырды. Шулай ук агымдагы ел ахырына чаклы кичекмәстән һәр оешма-предприятиядә, учрежденияләрдә хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру зарурлыгын ассызыклады ул. Әлеге эшне моңа вәкаләте булган махсус учрежденияләр башкарырга тиеш. Һәр эшченең хезмәт шартларын бәяләү нигезендә иң әүвәл аларны яхшырту ята. Әмма хезмәткә түләүләр дә (өстәмә түләүләр, мәсәлән зарарлык өчен) шушы бәяләү нәтиҗәсенә таянып башкарылачак. Ә 2015 елның 1 гыйнварына чаклы хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздырмаганнарга канун нигезендә саллы гына штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев