Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район хакимиятендә узган брифингта Яңа ел каникулларында узачак чаралар турында сөйләделәр

Бүгенге брифингны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова алып барды.

              Дилбәр Миркасыйм кызы Яңа ел каникулларында узачак чаралар турында сөйләде.

             Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Мусина 28 декабрьдән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк мәктәп укучыларының кышкы каникуллары вакытында үткәреләчәк чаралар планы белән таныштырды.

                 Ял вакытында иң мөһиме-балалар иминлеген тәэмин итү. Шулай ук янгын куркынычсызлыгын булдыру да мөһим. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә ата-аналар һәм укучылар белән инструктажлар үткәрелгән, педагоглар да бу көннәрдә дежур торачак. 7 мәктәп базасында- Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләрендә, Пучыда,  Киров, Иске Сәфәр, Яңа Әлем, Иске Байсар мәктәпләрендә 345 балага исәпләнгән 7 көнлек мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. 

             Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан республика һәм районда чыршы бәйрәмнәре оештырыла. Бүген районыбызның 1-4 сыйныфта укучы 5 бала Казан Кремлендә узачак чырышы бәйрәмендә катнаша. Алар хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән гражданнарның балалары.

           24-25 декабрь көннәрендә 49 яшь райондашыбыз  "Татнефть-арена"да Татарстан Республикасы президенты чырышы бәйрәменә барачак. Аларның 24-е мобилизацияләнгән райондашларыбызның ул-кызлары. Президент чыршы бәйрәмендә 5-11 сыйныф укучылары белән бергә 18 яше тулмаган 7 студент та бәйрәм кунагы булачак. Калган 25 райондашыбыз укуда, спортта, иҗатта зур уңышларга ирешкән балалар. 

                          25 декабрдә ел буена үзләрен һәрьяклап та үрнәк итеп күрсәткән 100 укучы район башлыгының чыршы бәйрәмендә хөрмәтләнәчәк.

                      24-27 декабрь көннәрендә мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре оештыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев