Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Район башлыгы сайланды

2013 елның 12 сентябре район тарихына тагын бер истәлекле вакыйгасы белән уелып калды. Бу көнне район башлыгы сайланды. Әлеге җаваплы миссия моңа кадәр район башлыгы вазифаларын башкарган Фаил Камаевка йөкләнде. Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф министры итеп эшкә билгеләнгәннән соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бер елга...

2013 елның 12 сентябре район тарихына тагын бер истәлекле вакыйгасы белән уелып калды. Бу көнне район башлыгы сайланды. Әлеге җаваплы миссия моңа кадәр район башлыгы вазифаларын башкарган Фаил Камаевка йөкләнде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Республикасы мәгариф министры итеп эшкә билгеләнгәннән соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бер елга якын әлеге вазыйфаны башкарды.
Быелның 8 сентябрендә районда өч бермандатлы округта - Актаныш, Аеш, Кәзкәй җирлекләре Советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар булып узды. Ә 11 сентябрь көнне Актаныш авыл җирлеге Советының оештыру утырышы булып узды. Анда Фаил Камаев Актаныш авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды. Гамәлдәге закон һәм Актаныш муниципаль район Уставы нигезендә авыл җирлеге башлыгы муниципаль район Советы составына вазыйфасы буенча керә.
Район Советы депутаты булып сайланган Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның кандидатурасы "Актаныш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына күрсәтелде. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тәкъдимне район Советы депутатлары игътибарына җиткерде.
Район Советы депутатлары Рәүхәт Салихҗанов, Роберт Нуриев та тәкъдим ителгән әлеге кандидатураны яклап тавыш бирергә чакырдылар.
Фәрит Мөхәммәтшин утырыш эшендә катнашып, чыгыш ясады. Актаныш халкының тырышлыгын, бердәмлеген, чын татар районы булуын ассызыклап, "Без сезнең эшегездән канәгать, киләчәктә дә сынатмассыз, дип ышанабыз," - дип белдерде. Фаил Камаевка яңа вазифада уңышлар теләде. Ул элеккеге башлыгыбыз Энгель Фәттаховны да телгә алды. "Аз гына вакыт эчендә чын министр нинди булырга тиешлекне күрсәтте, татар телен саклап калу, үстерүне төпле дәлилләре белән раслый", - диде.
Район башлыгын сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы итеп сайлануы уңаеннан Фаил Камаев тантаналы төстә ант бирде: " Миңа йөкләтелгән Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы вазифасын башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, Актаныш муниципаль районы Уставын сакларга, барлык көчемне һәм белемемне районда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышларга, гражданнарның хокук һәм ирекләрен сакларга ант итәм", - диде.
***
Муниципаль район Советының утызынчы чираттан тыш уздырылган әлеге утырышында тагын бер мөһим мәсьәлә каралды. Чөнки муниципаль район Советына район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевтан әлеге вазифадан азат итүне сорап гариза кергән. Утырышта башкарма комитет җитәкчесенең инновацион үсеш буенча урынбасары Илнар Фәттаховка район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны йөкләргә дигән тәкъдим булды, һәм әлеге тәкъдим район Советы депутатлары тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Район Уставы, район регламенты нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев