Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Сорагыз, җавап бирәбез

Аскы Актаныштагы "Нәүрүз" кибетен октябрьнең 10нарында ремонтка туктаттылар. Шуннан бирле аның һаман ачылганы юк. Яңа елга ачабыз, дип ышандырганнар иде. Безгә - поселокта яшәүче өлкәннәргә әлеге кибет бик кирәк. Фәнис ГАЯНОВ, Актаныш авылы, Үзәк урамы, 177 йорт. Әлеге сорауга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаевадан шундый...

Аскы Актаныштагы "Нәүрүз" кибетен октябрьнең 10нарында ремонтка туктаттылар. Шуннан бирле аның һаман ачылганы юк. Яңа елга ачабыз, дип ышандырганнар иде. Безгә - поселокта яшәүче өлкәннәргә әлеге кибет бик кирәк.
Фәнис ГАЯНОВ, Актаныш авылы, Үзәк урамы, 177 йорт.
Әлеге сорауга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаевадан шундый җавап алынды:
"Көннәр салкын тору сәбәпле, ремонт эшләре туктатылып торды. Кибет ремонты ахырына якынлашты, идәннәрен җәеп бетерәсе генә калды. 8 март бәйрәмнәренә ачылыр дип көтелә".
***
Газетабызда цифрлы телевидение турында мәгълүмат дөнья күргәч, мөхәрриятебезгә төрле сорау белән шалтыратучылар күбәйде.
Хәзер яңа антенналар, цифрлы телевидение керттеләр. Ләкин анда ТНВ каналы юк. Нигә ТНВ каналын карап булмый?
Фәндүс Басыйров, Пучы авылы.
ТРда Радиотелевидение тапшыру үзәгенең район бүлегеннән шундый җавап алынды:
- Киләчәктә цифрлы телевидениегә ТНВ каналы да кертеләчәк. Цифрлы телевидениегә кушылганнар ТНВ каналын аналог телевидение аша хәзер дә карый ала. Бары тик антеннаны элекке хәленә кайтарып куярга гына кирәк. DVB-T2 стандартына ия заманча телевизорларда бу эш дистанцион пульт аша гына да башкарылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев