Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үтә күренмәле урналар кайтты

Актаныштагы сайлау участоклары үтә күренмәле урналар белән тәэмин ителделәр. 14 сентябрьдә булачак сайлауларда сайлаучылар бюллетеньнәрне шушы тартмаларга төшерәчәкләр. 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Аңа әзерлек тыгыз эш атмосферасында дәвам итә. Сайлау участоклары 5 елга формалашкан, алар алда торган сайлауларны үткәрергә ныклап әзерләнә. Сайлау кабиналарын, сайлаучыларның...

Актаныштагы сайлау участоклары үтә күренмәле урналар белән тәэмин ителделәр. 14 сентябрьдә булачак сайлауларда сайлаучылар бюллетеньнәрне шушы тартмаларга төшерәчәкләр.
14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Аңа әзерлек тыгыз эш атмосферасында дәвам итә. Сайлау участоклары 5 елга формалашкан, алар алда торган сайлауларны үткәрергә ныклап әзерләнә. Сайлау кабиналарын, сайлаучыларның исемлекләрен барлыйлар.
- 6 сайлау участогында электрон сайлаулар үткәрелгән иде, алар гамәлдә кала. Бу көнне Пучы авыл җирлегендә җирле үзидарәгә дә сайлаулар үтәчәк, - диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Васил Салихов.
18 яше тулган гражданнар сайлау хокукына ия. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, тавыш бирү көнендә үзе исемлеккә кертелгән сайлау участогында тавыш бирү урынына килә алмаган сайлаучыга вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.
Сайлау участокларына үтә күренмәле күчмә урналар да кайтачак. Сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барып сайлату мөмкинлеге бар.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә 100 депутат сайлана. 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча (бер округ - бер депутат) сайлана. 50 депутат бердәм республика сайлау округы буенча сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән депутатлыкка кандидатларның республика исемлекләре буенча сайлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев