Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда янгынга каршы вазгыять уңай һәм бик үк уңай булмаган районнар билгеле булды (ИСЕМЛЕК)

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре уңай хәл ителүче районнар исәбендә Бөгелмә, Лаеш, Мамадыш, Чистай һәм Чирмешән аталды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиткерде. Шуның белән бергә узган ел белән чагыштырганда янгын куркынычсызлыгы вазгыяте начарланган районнар...

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре уңай хәл ителүче районнар исәбендә Бөгелмә, Лаеш, Мамадыш, Чистай һәм Чирмешән аталды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиткерде.
Шуның белән бергә узган ел белән чагыштырганда янгын куркынычсызлыгы вазгыяте начарланган районнар да бар. Актаныш, Баулы, Мөслим, Сарман, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм башка кайбер муниципаль районнарда янгыннар һәм кеше үлеме арткан.
Татарстанда узган ел янгыннар саны 1,5 процент чамасы кимегән. 2016 елда республикада 3328 янгын очрагы теркәлгән. 2015 елда янгыннар саны 3372 булган. Янгыннарда үлүчеләр саны Татарстанда чама белән өч тапкырга кимегән. 2016 елда республикада әлеге һәлакәттә 141 кеше һәлак булган. 2015 елда аларның саны 193 кешегә артык иде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/03/134381/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев