Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова призлы урынга ия булды

1 апрель көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурсларны саклау" XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. . Аны ачу тантанасында ТР җитәкчелеге, РФ төбәкләренең шушы тармакка караганминистрлык һәм ведомство башлыклары катнашты. Бирегә шулай ук ТРның энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләре һәм...

1 апрель көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Энергетика. Ресурсларны саклау" XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. . Аны ачу тантанасында ТР җитәкчелеге, РФ төбәкләренең шушы тармакка караганминистрлык һәм ведомство башлыклары катнашты. Бирегә шулай ук ТРның энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләре һәм экспертлар, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, РФ төбәкләре хакимиятләре вәкилләре һәм башкалар чакырулы иде.
Күргәзмә эше кысаларында "2014 нче елда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2015 нче елга бурычлар турында" ТР Хөкүмәте утырышы һәм "Энергоресурсларның нәтиҗәлелеге. Энергияне саклау" 15 нче халыкара симпозиумы узды.
Чара барышында "2014-2015 нче елларда һәм 2020 нче елга кадәр Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру" озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны гамәлгә ашыру өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова призлы урынга ия булып, диплом һәм акчалата премия белән хөрмәтләнде. Хезмәттәшебезне тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев