Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тырыш хезмәткә кадер-хөрмәт

Бер газета-журналлар укырга күнеккәч, һич кенә дә аннан аерылып булмый. Хат ташучыларның килгәнен көтеп күзләр "күгәрә". Әлеге сүзләрне күпләрдән ишетергә мөмкин. Чынлап та, хат ташучылар - һәр өйдә көтеп алынган кунак. Елның нинди фасылы булуга карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, урам буйлап газета-журналлар таратып йөрүче хат ташучыларга карап, кайвакытларда күңелдә...

Бер газета-журналлар укырга күнеккәч, һич кенә дә аннан аерылып булмый. Хат ташучыларның килгәнен көтеп күзләр "күгәрә". Әлеге сүзләрне күпләрдән ишетергә мөмкин. Чынлап та, хат ташучылар - һәр өйдә көтеп алынган кунак.
Елның нинди фасылы булуга карамастан, иңнәренә авыр сумкаларын асып, урам буйлап газета-журналлар таратып йөрүче хат ташучыларга карап, кайвакытларда күңелдә кызгану хисләре дә уяна. Яңгырмы, буранмы, челләме - алар эштә. Газета-журналлар тарату өстенә, аларга әле кешеләрнең пенсияләрен тарату, утка, суга, газга акча җыю, товар сату кебек вазыйфалар да йөкләнә.
Әнә шул авыр хезмәтләрен күпмедер җиңеләйтү, эшләрендә киләчәккә стимул булдыру йөзеннән ярты ел саен эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләре бүләкләнә. 2 июнь көнне шул чараның чираттагысы үтте. Биредә Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов, газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова, "Актаныш" мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.
Хат ташучылар өчен ел әйләнәсе урак өсте дияргә дә мөмкин. Бер яртыеллыкка вакытлы матбугат чараларына яздыру төгәлләнергә дә өлгерми, икенчесе башлана. 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру аеруча киеренке төстә башланып китте. Чөнки Россия почтасының почта хезмәтләре өчен бәяләрне арттыруы вакытлы матбугат чараларының бәяләре артуына китерде. Әлеге сизелерлек аермадан абунәчеләр куркып калды. Тик хат ташучыларның тырышлыгы, әлеге бәяләрнең артуын халыкның дөрес кабул итүе нәтиҗәсендә үзебезнең район газетасына бүгенге көнгә 4000 абунәче язылган. Алда әле тагын бер ай вакыт бар. Язылырга өлгермәгәннәр өчен хафаланырга урын юк. Бу хакта Илназ Хөҗҗәтов та әйтеп үтте:
- Хәзер газеталарга интернет аша да язылырга мөмкин. Шулай ук, читтә яшәүче туганнарын, балаларын да "Актаныш таңнары" газетасына яздырырга мөмкин икәнне абунәчеләргә аңлатсагыз иде. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезнең ярдәм белән 6200 абунәчебез газетабызны өенә алдыра. Моннан соң да бергә эшләрбез, дип ышанам.
Илназ Наил улы 2014 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына яздыру буенча үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләде.
Почта бүлекчәләре арасында Олыймән (почта бүлеге җитәкчесе Гөлнар Сабирова) - I, Яңа Әлем (җитәкчесе Розалия Сафина) - II, Теләкәй (җитәкчесе Розалия Исламова) - III; Актаныш буенча хат ташучылар арасында Гөлназ Харисова - I, Нурия Басыйрова - II, Гөлниса Мифтахова - III; 100 хуҗалыкка кадәр булган авыл хат ташучылары арасында Чалманараттан Дилара Исламова - I, Иске Кормаштан Әнисә Шәмсиева - II, Чишмәдән Роза Хәмзина - III; 100 хуҗалыктан күбрәк булган авыл хат ташучылары арасында Качкыннан Гөлшат Әбүбәкирова - I, Яңа Әлемнән Рузилә Хәмидуллина - II, Такталачыктан Гөлсинә Шәйхетдинова III урынга лаек булдылар.
2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына яздыруда уңышлы эшләүче Тат. Ямалы, Зөбәер, Качкын почта бүлекчәләре дә хөрмәтләнде.
Үзебезнең район газетасы гына түгел, башка күп кенә газета-журналлар да вакытлы матбугат чараларына яздыру буенча бәйгеләр игълан иткәннәр. Хат ташучылар алар тарафыннан да бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев