Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Тыштан ялтырый, ә эчтән...

Район халкының үзәк булып торган Актанышыбызга эше төшеп кенә тора. Кемнең йорт-җир мәсьәләсен хәл итәсе бар, кемнең пенсия мәсьәләсен, кемнәргәдер хастаханәгә барырга кирәк. Йөрисе җирләрен йөреп бетергәч, күбебез вокзалга килә. Монда бик уңайлы, әлбәттә. Кайнар чәй эчеп алырга һәм, иркен залда утырып, үз автобусыңны көтәргә мөмкин. Күпләр тагын бер ихтыяҗын...

Район халкының үзәк булып торган Актанышыбызга эше төшеп кенә тора.
Кемнең йорт-җир мәсьәләсен хәл итәсе бар, кемнең пенсия мәсьәләсен, кемнәргәдер хастаханәгә барырга кирәк. Йөрисе җирләрен йөреп бетергәч, күбебез вокзалга килә.
Монда бик уңайлы, әлбәттә. Кайнар чәй эчеп алырга һәм, иркен залда утырып, үз автобусыңны көтәргә мөмкин.
Күпләр тагын бер ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен бәдрәфкә юл ала.
Кызганыч, тыштан матур гына күренгән бәдрәфнең эченә керергә куркырлык. Аяк басар җир юк, бөтен җирдә пычрак. Кулыңдагы сумканы кая куярга белмисең, ник бер чөй, бер кадак булсын. Бәдрәфне төзегәндә шунда сумка элү өчен чөйләр эшләргә булмады микәнни соң?
Бу минем фикер генә түгел, райондашларым да үтенделәр бу турыда язуымны.
Күптән түгел Чаллыдан дус хатыным кунакка килгән иде. Автобустан төшү белән: "Актанышыгыз бигрәк төзек, бигрәк матур, сокланып килдем", - дип сөйләп китте.
Һәм шунда ук:
- Бәдрәфкә барып килик әле, - дип сорады.
Әле генә горурланып тора идем, кыен булып китте. Нишлисең кунакка үзебезнең "матур" бәдрәфне күрсәтергә туры килде.
Бәлки вокзалда уңайлы түләүле бәдрәф эшләргә мөмкиндер?
Чәчәккә күмелгән Актанышыбыз һәрьяклап күркәм булсын иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев