Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановтан вазыйфасында калырга сорады

24 март көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде. «Соңгы елларда Сезнең җитәкчелектә республика ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан санала. Эшегездәге югары темплар арта барыр, дип ышанам. Төбәк җитәкчесе вазыйфаларын 2015 елның сентябрендә...

24 март көнне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды. Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде.
«Соңгы елларда Сезнең җитәкчелектә республика ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан санала. Эшегездәге югары темплар арта барыр, дип ышанам. Төбәк җитәкчесе вазыйфаларын 2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына кадәр үтәвегезне сорыйм», - диде Владимир Путин, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ышанычы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү турында мәгълүмат бирде, кайбер юнәлешләр хакында җентекләбрәк сөйләде, дип хәбәр итә бу турыда Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/42681-vladimir-putin-rөstәm-miңnehanovtan-vazyiyfasyinda-kalyirga-soradyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев