Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зөбәер мәктәбе яшь инспекторлары белән очрашу (+ ФОТОЛАР)

Зөбәер мәктәбе яшь юл инспекторлары, күршедәге балалар бакчасы кыз-малайларын кунакка дәшеп, уен-ярыш төсендә юлларда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Үзләре дә кече сыйныф укучылары гына булган балаларның, әлбәттә, һәр күренеш, һәр вакыйга, билгегә үз карашлары. Җәяүлеләр юлын алар пианино телләренә тиңли, төзелеш эшләре бара дип күрсәткән билгене "алтын таптык" дип сөенә,...

Зөбәер мәктәбе яшь юл инспекторлары, күршедәге балалар бакчасы кыз-малайларын кунакка дәшеп, уен-ярыш төсендә юлларда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Үзләре дә кече сыйныф укучылары гына булган балаларның, әлбәттә, һәр күренеш, һәр вакыйга, билгегә үз карашлары. Җәяүлеләр юлын алар пианино телләренә тиңли, төзелеш эшләре бара дип күрсәткән билгене "алтын таптык" дип сөенә, мәктәп-балалар бакчасы тирәсенә куела торган билгене исә бөтенләй, "ура, куышлы уйныйбыз" дип бәяли. Ярый әле янәшәләрендә дөрес юлга кертеп, дөрес җавапларны өйрәтүче апалары - ЮИД башлыгы, Николай Орлов исемендәге балалар оешмасы җитәкчесе Нурдидә ханым Хаҗипова бар.
Бергәләп тырышкач, авыр тоелган ситуацияләрдән чыгу юлы да табылды, пазллар да җыелды, бакча нәниләре белән уеннар гөрләде, җырга оста кызлар сәләтләрен күрсәтеп кәефләрне күтәрде - һәркемгә күңеленә якын шөгыль табылды. Иң мөһиме - күңелле кичә ахырына кайсы юл билгесенең нәрсә аңлатуын, юлда йөргәндә ниләр хакында истән чыгарырга ярамавын балар бакчасы кыз-малайлары да, мәктәп укучылары да яхшы үзләштергән иде. Актаныштан кунак булып килгән район юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Рәсимә апалары Сәетованың бүләк китаплары һәм караңгы вакытта кулга тагып йөри торган яктылык кайтаргыч беләзекләре исә нур өстенә нур булды.
- Зөбәер мәктәбе яшь инспекторлар төркеме матур гына эшләп килә, районда уздырган чараларда бик актив катнаша, - ди Актаныш юл хәрәкәте иминлеге Фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова. - Узган ел бу төркем белән Түке балалар бакчасына рейд оештырган идек, быел менә үзләренең бакча балалары өчен чара үткәрдек. Балалар белән юл һәлакәтләрен булдырмау максатчан программасы нигезендә, мәктәпкә бүген юл билгеләре стенды тапшырдык. Гомумән, даими рәвештә почмаклар, методик ярдәмлекләр белән ярдәм итеп торабыз. Файдасы тияр дип ышанабыз.
- Балага белем һәм тәрбия бирүдә баланың сәламәтлеген саклау мөһим роль уйный. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, һәлакәтләрдән саклану, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен ныгыту максатында Зөбәер мәктәбенең ЮИД төркеме белән мондый кичәләр еш оештырыла, - дип дәвам итә сүзне мәктәпнең директоры Резидә Госманова. - Очрашуга бүгенгедәй дәрәҗәле кунакларны дәшәбез. Кызыклы әңгәмәләр уздырыла, видеороликлар тәкъдим итәбез. Иң мөһиме - мондый очрашулар балалар күңелендә кызыклы чара булып кына түгел, файдалы мәгълүмат алу җәһәтеннән дә истә калсын иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев