Актанышның бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларын хөрмәтләделәр
964
0
Бүген Актанышның ЗАГС бүлегендә бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын каршылаган үрнәк парларны хөрмәтләделәр.
Усы авылылыннан Миңлефәвәдис белән Зәнфирә Таҗиевлар 60 ел, Качкын авылыннан Рафаэль белән Асия Мөбарәкҗановлар 50 ел, Байсар авылыннан Рифкать белән Рәмилә Бәшировлар 55 ел, Мари Суыксуы авылыннан Александр белән Джера Иделгариевлар 50 ел бергә матур гомер кичергәннәр. Әлеге үрнәк парларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап, рәхмәт хатларын тапшырды. Район Загс бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрбер гаиләнең тарихы белән таныштырды, Актаныш мәдәният хезмәткәрләре тематик чыгышлары белән бәйрәмне тагы да нурландырды. Мәхәббәт бәйрәме турында язмаларыбыз тиздән дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев