Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

29 нчы ноябрь — Татарстан Республикасы флагы көне

29 нчы ноябрь — Татарстан Республикасы флагы көне. 1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.

Флагның авторы — Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Ак төс чисталыкны, ә кызыл —энергия, көч һәм тормыш билгесе.

Бүген Татарстанда, шулай ук Актаныш районында Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган күптөрле чаралар уздырыла. Татарстан флагын тантаналы рәвештә күтәрү, аны зур әһәмияткә ия яки тарихи урында җәю акцияләре, яшьләр активистларының байраклар кебек тезелүе рәвешендәге флешмоблар, әләмнәр белән автойөреш, белем бирү оешмалары һәм мәдәният учреждениеләрендә ТР флагының барлыкка килү тарихына, аның төсләренең нәрсә аңлатуына һәм алар белән эш итү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләре, лекция һәм викториналар, бәйгеләр, иҗади һ.б. чаралар планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев