Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәт юлында өч Оренбург кешесенең гомере өзелгән

Бүген, 12 июльдә, 04: 32 сәгатьтә Әлмәт районында «Казан – Оренбург» трассасының 238 километрында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Анда өч Оренбурга кешесе һәлак булган.

Актаныш районы аша узучы М-7 юлында әтиле-кызлы юлчыларның үлеменә китергән коточкыч фаҗига турында әле сөйләп туктарга да өлгермәдек, бүген тагын республикада шундый һәлакәт теркәлде.  04:32 сәгатьтә Әлмәт районы территориясендә  "Казан-Оренбург" трассасының 238 километрында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек Kia автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз булмаган тизлекне сайлап, алдагы автомобильне узарга чыга һәм Iveco йөк автомобиле белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм  ике пассажир һәлак була.

Бүген республика юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышында бу һәлакәт турында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары  Шамил Гафаров та телгә алды. Шамил Хәмит улы республика юлларында кешеләр үлеме артуга борчылуын белдерде, «Бу безнең команданың эшчәнлегенә ошамаган», диде ул. Һәм авариядән коткару хезмәтләренең- район-шәһәрләрдәге полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең ни дәрәҗәдә тиз һәм компетентлы ярдәм күрсәтүләрен тикшерергә кушты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев