Бүген Татарстан флагы көне
Татарстан флагы көне – Татарстан Республикасының дәүләт символы булган флагны рәсми кабул иткән көн. Һәр елның 29 ноябрендә республика халкы Татарстанның милли байрагының әһәмиятен, аның тарихын һәм мәгънәсен искә ала.
Татарстан флагы тарихы
Татарстан флагын рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов иҗат итә. 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан кабул ителгән. Бу көн татар халкының дәүләт символлары тарихында мөһим роль уйный, чөнки ул Татарстанның суверенитетын һәм бәйсезлеген күрсәтүче рәсми билгеләрнең берсе булып тора.
Флагны кабул иткәндә республикада катлаулы сәяси вазгыять була.
Флагның төсләре һәм формасы аерым символик мәгънәгә ия. Ул яшел, ак һәм кызыл төсле өч горизонталь полосадан гыйбарәт. Бу төс комбинациясе татар халкының бай тарихын, үзенчәлекле мәдәниятен һәм аның милли горурлыгын чагылдыра.
Төсләрнең мәгънәсе:
Яшел төс татар халкында табигать һәм тынычлык символы гына түгел, ә ислам дине белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу төс Татарстанның 1000 елдан артык булган ислам мәдәнияте тарихын да чагылдыра. Бу төс татар тарихының төрле чорларында – киемнәрдә, корылмаларда, байракларда кулланылган һәм татар халкында һәрвакытта яратып кулланыла.
Кызыл төс – татар халкының батырлыгы, хәрби традицияләре чагылышы. Кызыл төс яшәеш, көрәш, куәт, өлгергәнлек символы.
Ак төс флагның 1/15 өлешен били, ул – тынычлык, сафлык, ирек символы. Ул Татарстан халкының тарихтагы азатлык омтылышларын, хыял-теләкләрнең гадел, ачык, изге булуын күрсәтә.
Татарстанның флагы 1990 елларда татар халкының бәйсезлеге һәм Татарстанның суверенитеты өчен көрәш белән бәйле. Бу флаг Татарстанның яңа тарихы өчен көрәш вакытында кабул ителде. Флаг төсләре Казандагы биналарда, халыкның милли киемнәрендә, шул исәптән Казан Кирмәнендә дә еш кулланыла.
Татарстан флагы республика халкы өчен зур әһәмияткә ия. Флагны татарстанлылар яраталар, аны рәсми биналарда гына түгел, яшьләрнең киемнәрендә, төрле значокларда, тәбрикләмәләрдә, кием элементларында күрергә була. 1991 елда кабул ителгән бу флаг үз тарихы белән татар халкының киләчәккә ышанычы һәм өметләре күрсәткече булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев