Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Бүген туган көн үткәргәндә дүрт кеше батып үлгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсеннән ерак түгел җиде пассажир утырткан катерның әйләнеп каплануын хәбәр иттеләр. «Һәлакәт урынына коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары чыккан. Су өстендә ике һәлак булган кызның гәүдәләре табылган, ике кешене эзләү дәвам итә», – диелә ведомство чыганагында.

Фаҗига бүген туган көнне бәйрәм иткәндә килеп чыккан. Бәйрәмгә килүчеләр Яшел Үзәндә ике көймә яллаган булган. Ике көймәнең берсе чыгарган дулкыннар икенчесен аударган.

Беренчел мәгълүмат буенча, пассажирлар жилетсыз булган. Моннан тыш, көймәнең пассажирлар сыйдырышлылык нормалары бозылган, алты кешегә исәпләнгән судно артык йөкләнеш белән барган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев