Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда 2026 елда «Гаилә» милли проекты буенча 30 социаль объект яңартылачак

Республикада балалар бакчаларын, сәнгать мәктәпләрен, мәдәният йортларын һәм китапханәләрне төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.

 Татарстанда 2026 елда ТР Төзелеш министрлыгы биш милли проектны гамәлгә ашыруда катнаша. «Гаилә» илкүләм проектының ике федераль программасы кысаларында республикада 30 объектта эшләр планлаштырылган, финанслауның гомуми күләме 1,94 млрд сум.

«Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча 2025 елда башланган ике балалар бакчасы төзелеше дәвам итәчәк. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Питрәч районының Көек авылында 340 урынга һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, алты балалар бакчасына капиталь ремонт планлаштырыла: Яр Чаллыда 10 нчы «Нәни принц», Түбән Кама районында 49 нчы балалар бакчасы, Биектау районында 18 нче «Петушок», Азнакайда 18 нче «елмаю», шулай ук Бөгелмә районында 32 нче «Непоседы» һәм 15 нче «Светлячок» балалар бакчалары.

«Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» программасына 22 объект кертелгән. Республикада Балтач, Арча, Кама Тамагы һәм Яшел Үзән районнарында дүрт балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк. Аксубай һәм Лениногорск районнарындагы ике сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак.

Шулай ук Мамадыш, Кукмара, Балтач һәм Арча районнарында алты авыл мәдәният йортын, Казандагы 25нче филиалны, Биектау Үзәкләштерелгән китапханә системасын, Кукмара районындагы Сәрдекбаш авыл китапханәсен, Әтнә үзәк балалар китапханәсен һәм Ютазы районының үзәк балалар китапханәсен яңарту планлаштырыла.

Программа кысаларында Кукмара районының Вахитово авылында һәм Казанда ике яшь тамашачы театры, шулай ук өч музей: Кукмарада абыйлы — энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы, Мамадыш һәм Апас туган якны өйрәнү музейлары яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев