Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү тәртибен аңлатты

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025–2026 елларда Яңа ел каникуллары чорындагы бәйрәм һәм ял көннәре тәртибен аңлатты.

 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәмнәре буларак билгеләнә.

Россия Хөкүмәте ял көннәрен күчерү тәртибен билгеләде. 2025 елның якшәмбе көненә туры килгән 5 гыйнвар ял көне 2025 елның 31 декабренә күчерелде, бу бәйрәм һәм ял көннәрен рациональ файдалану өчен эшләнде.

2026 елның шимбә көненә туры килгән 3 гыйнвар ял көне 2026 елның 9 гыйнварына күчереләчәк.

Нәтиҗәдә, 2025 елның 29–30 декабрендәге эш атнасы ике көнгә кадәр кыскара, ә 2025 елның 31 декабре һәм 2026 елның 1-11 гыйнвар көннәре ял булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев