Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү өчен төзелгән Кама күпере сынау узды

Күпернең ныклыгын гомуми массасы 525 тонна булган ком төялгән 15 үзбушаткыч колонна ярдәмендә тикшергәннәр. Һәр машинаның авырлыгы 35 тонна тәшкил итә.

"Казан-Екатеринбург" тизйөрешле маршруты составындагы иң зур күпер машина йөрешенә әзер, шул исәптән гомуми авырлыгы 100 тоннага кадәр булган зур йөк машиналарын да кабул итә ала. Кама аша күпернең озынлыгы 1,3 км тәшкил итә,-дип хәбәр иттеләр "Идел-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтендә.
Белгечләр конструкцияләрне, ясалма корылманың күпер өслеген һәм аңа якын килү юлларын инструменталь үлчәделәр. Алар шулай ук күпернең терәк конструкцияләрен статистик һәм динамик йөкләнеш астында сынап карадылар.

Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урап узу составына 81 км озынлыктагы дүрт полосалы автомобиль юлы, 10 күпер, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш киселеш керә. Төзелешне 2024 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев