Түбән Камада туристлар агымы сизелерлек артты
Соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча, Түбән Камага килүчеләр саны 170 меңнән 1,35 миллион кешегә кадәр җиткән. Бу хакта район администрациясе хәбәр итә.
Туристлар агымының үсүенә берничә мөһим фактор этәргеч биргән. Иң элек — шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен яңарту һәм төзекләндерү, төрле чараларны югары дәрәҗәдә оештыру һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү. Узган «бишьеллык» дәвамында Түбән Кама урам активлыклары программасын күпкә киңәйтте: фестивальләр, ачык һавада үткәрелә торган тамашалар, остаханәләр һәм мәдәни проектлар шәһәрнең аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Җәмәгать пространстволарының модернизацияләнүе сервис өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итте, ә бу исә үз чиратында шәһәрнең туристик җәлеп итүчәнлеген тагын да арттырды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2025 елда 950 мең турист кабул итү планлаштырылган иде. Быелның тугыз ае эчендә үк Түбән Камага 900 мең кеше килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев