Контроль-хисап палатасы- дәүләт сатып алулары системасында коррупция хәвефләрен кисәтүче мөһим корал
Актаныш муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Мәрьям Яинова Актаныш районындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында 2024 елга нәтиҗә ясады, тикшерү чаралары йомгаклары буенча күрсәтмәләр үтәлеше мониторингы, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау чаралары комплексын гамәлгә ашыру, ачыкланган җитешсезлекләрне вакытында һәм тулысынча бетерүне тәэмин итү буенча эшләнгән эшләр белән таныштырды.
"Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 05.04.2013 №44-ФЗ Федераль Законы нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыру дәүләт сатып алулары системасында коррупция хәвефләрен кисәтүнең мөһим коралы булып тора.
Аның төп аспектлары- сатып алу эшчәнлегенең максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итү, сатып-алуларда катнашучыларның барысы өчен дә тигез шартлар тудыру, җәмәгать контроленең нәтиҗәле системасын формалаштыру.
Муниципаль учреждениеләрнең барлык сатып алулары мәҗбүри рәвештә Гомумроссия рәсми сайтында http://zakupki.gov.ru урнаштырыла, бу мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итә, иҗтимагый мониторинг механизмнарын булдыра, коррупция күренешләре куркынычын киметә.
Әлеге система, бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануны һәм муниципаль заказларны намуслы үтәүне тәэмин итеп, дәүләт сатып алулары өлкәсендә гадел һәм конкурент мохит булдыруга ярдәм итә.
Конкурс процедураларының нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыру максатында районда муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларны оештыручы махсуслаштырылган аукцион комиссиясе төзелде. Аукцион комиссиясе турында аның эшчәнлеген регламентлый торган нигезләмә әзерләнде һәм расланды. Комиссиянең һөнәри составы компетентлы белгечләрдән төзелде. Сатып алу процедураларын үткәрү срокларының үтәлешен тикшереп тору тәэмин ителде. Әлеге чара муниципаль сатып алулар системасын камилләштерүгә һәм район ихтыяҗларын нәтиҗәле канәгатьләндерүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Комиссия электрон формада аукционнар үткәрә һәм муниципаль ихтыяҗларга товарлар китерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү конкурсларында җиңүчеләрне билгели һәм районның бюджет учреждениеләре өчен товарлар китерүчеләр исемлеген төзи. Муниципаль контрактлар төзүгә анализ ясый.
Сатып алулар мониторингы мәгълүматларына караганда, 2024 елда муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуда катнашу өчен 152 заявка бирелгән, шуларның берсе кире кагылган. Нәтиҗәдә 2671 товар сатып алу, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр башкарылган, шул исәптән түбәндәге ысуллар да бар: электрон сатып алулар – 130, бердәнбер тәэмин итүчедән сатып алулар – 423 һәм турыдан – туры сатып алулар-1450.
2024 елда 207 948 781,44 сумлык 130 электрон аукцион үткәрелгән.
- 3 409 963,54 сум экономия белән 204 538 817,90 сумлык 130 муниципаль контракт,
- 411 012 585,99 сумлык бердәнбер тәэмин итүче белән 423 контракт төзелгән.
-ФЗ-44нең 93 статьясының 4 һәм 5 пунктлары буенча бердәнбер тәэмин итүче белән 326 030 553,02 сумлык 2846 килешү имзаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев