Президент коррупциягә каршы көрәш эше турында: Бюджет акчаларын урлау омтылышларын булдырмауга аерым игътибар бирергә кирәк
Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
Бүген Россия Президенты В. В. Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә коррупциягә каршы көрәш буенча фикерләрен җиткерде:
Теләсә нинди коррупция күренешләре белән көрәштә темпны киметергә ярамый. Тагын кабатлыйсым килә: коррупция безнең икътисадыбыз, социаль өлкәбез, хезмәт базары үсешенә комачаулый, эшлекле мохитка һәм инвестицион климатка тискәре йогынты ясый. Дәүләт оборона заказын һәм милли проектларны, башка үсеш программаларын үтәгәндә бюджет акчаларын урлау омтылышларын булдырмауга аерым игътибар бирергә кирәк.
Тулырак – Кремль сайтында.http://kremlin.ru/events/president/news/76408
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев