Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында
Бүген Актаныш районы хакимиятенең кече утырышлар залында Актаныш муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте. Актаныш муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының беренче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән Нурия Сәлахова чыгыш ясады. Нурия Сәлахова Актаныш районында җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү эшенең торышы һәм 2024 елда коррупция юнәлешендәге хокук бозулар турында сөйләде. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге, 2024 елда ачыкланган коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозулар буенча Актаныш районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Сергей Назаров хисап тотты. Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев 2025 елга коррупциягә каршы көрәш эшләрен координацияләү комиссиясенең эш планы проектын тәкъдим итте. Киңәшмә эшен йомгаклап Ленар Зарипов алга таба еллык эш планына өстәмәләр кертү мөмкинлеген әйтте.
Актаныш муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышының беренче көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән Нурия Сәлахова чыгыш ясады. Нурия Сәлахова Актаныш районында җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү эшенең торышы һәм 2024 елда коррупция юнәлешендәге хокук бозулар турында сөйләде.
Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге, 2024 елда ачыкланган коррупцион җинаятьләр һәм хокук бозулар буенча Актаныш районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Сергей Назаров хисап тотты.
Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев 2025 елга коррупциягә каршы көрәш эшләрен координацияләү комиссиясенең эш планы проектын тәкъдим итте.
Киңәшмә эшен йомгаклап Ленар Зарипов алга таба коррупциягә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен комиссиянең еллык эш планына өстәмәләр кертү мөмкинлеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев