Актаныш

Актаныш районы

16+
Алма- Бирмә!

Икенче тапкырында эләккән: Әлмәт шәһәренең бер җитәкчесен Санкт-Петербургта тоткарлаганнар

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең элеккеге башлыгы урынбасары Илнар Хөсниевне Санкт-Петербургта тоткарлаганнар.

Декабрьдә коррупциядә һәм вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп Әлмәттәге Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Рәфыйк Минабетдинов кулга алынды-хәзер ул СИЗОда.

Аның урынбасары Илнар Хөсниевне электротехника һәм ремонт рәвешендә ришвәт алуда шикләнәләр.

Хөсниевне беренче тапкыр тоткарлап булмаган-ул хокук саклау органнарыннан кача.
Ләкин озак та узмый, беренчел мәгълүматлар буенча, Санкт-Петербургта аның эзенә төшкәннәр.

 Хәзер Хөсниевка закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев