Актаныш районында ришвәткә каршы көрәш 2024 елда ничек алып барылган?
2024 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев белән әңгәмә кордык.
- Айдар әфәнде, күптән түгел Актаныш районының 2015-2027 елларга коррупциягә каршы комплекслы программасын гамәлгә ашыру буенча, 2024 елда коррупциягә каршы сәясәт чаралары турында хисап тоттыгыз. "2024 елда Актаныш районында ришвәт алу (РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе) һәм вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану (РФ Җинаять кодексының 286 маддәсе) очракларын да кертеп, 5 коррупциячел җинаять ачыкланган. Шул ук вакытта 261 хезмәткәр (Муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатлар) керемнәре турында декларация тапшырган. Сезнең карашка, әгәр хокук бозулар һаман да ачыкланып тора икән, коррупцияне профилактикалауның гамәлдәге чаралары никадәр нәтиҗәле? Мондый куркыныч хәлләрне киметү өчен нинди өстәмә адымнар ясарга кирәк?
- Коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау максатыннан 2024 елда муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләргә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик тәкъдимнәрдән файдаланып анализ ясалды. Әйе, Актаныш муниципаль районында 2024 елда 5 коррупция юнәлешендәге җинаять ачыкланды, алар буенча 5 җинаять эше кузгатылды, 1 җинаять РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсенең 4 өлеше буенча, 3 җинаять- РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсенең 6 өлеше буенча, 1 хокук бозу— РФ Җинаять кодексының 286 маддәсенең 3 өлеше буенча.
Барлыгы 261 хезмәткәр үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тапшырды: аныклап әйткәндә, 66 муниципаль хезмәткәр, 193 депутат, шуларның 24е даими нигездә, 169ы даими булмаган нигездә депутат булучылар.
Актаныш районы прокуратурасы 2024 елда "Коррупциягә каршы тору турында" гы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата хисап чорында ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат итү рәвешендә юридик җаваплылык чаралары куллану фактлары юк. Әлбәттә, замана афәтенә каршы торуның юлы бер генә- ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә даими аңлату, профилактика эшләре алып бару шарт.
- Актаныш районында коррупция куркынычы аеруча югары булган юнәлешләрне атагыз әле.
- 2024 елда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә коррупция куркынычы булу-булмауга анализ ясалды. Коррупция куркынычы аеруча югары булган төп юнәлешләренең берсе- җир кишәрлекләре бүлеп бирү (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, пай җирләре һәм торак пунктлар җирләре), шулай ук муниципаль милек белән эш итү (күчемсез милек белән алыш-бирешләр алып бару) өлкәләре. Бүлеп бирелә торган финанс чараларын дөрес куллану, муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итүне гамәлгә ашыручы структур бүлекчәләр, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә дә коррупция куркынычы аеруча зур.
Коррупция куркынычын булдырмау максатыннан, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышларында контроль-хисап палатасы Рәисе, сатып алулар секторы мөдире, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, ПИЗО рәисе, «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы, «Актаныш үзәк район хастаханәсе» баш табибы башкарган эшләр турында мәгълүмат тыңлана.
Актаныш районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе- коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе. Комиссияне район башлыгы җитәкли, ә сез аның ярдәмчесе булып торасыз. Үзегезнең эшчәнлек турында таныштырып китегез әле, Айдар Фәнисович!
Актаныш районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе аналитик материаллар әзерли, комиссия утырышларының беркетмәләрен алып бара һәм комиссия эшенең йомгакларын муниципаль районның рәсми сайтына урнаштыра, утырышларда чыгыш ясаучыларны билгели, аларның әзерлеген контрольдә тота, материалларны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыруга кагылышлы барлык оештыру эшләрен, җаваплы затларның комиссия карарларын үтәү срокларын контрольдә тота. Минем тарафтан комиссия утырышларында кабул ителгән барлык карарлар җирле үзидарә органнарына һәм җаваплы башкаручыларга җиткерелә.
2024 елда муниципаль районда комиссиянең 4 утырышы уздырылды, анда 21 мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде һәм кабул ителгән карарларны үтәү буенча җаваплы затлар билгеләнде, аларны үтәү сроклары күрсәтелде.
Башлык ярдәмчесе шулай ук федераль һәм төбәк законнарындагы коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге үзгәрешләрне чагылдыра торган барлык материалларны авыл җирлекләре башлыкларына, коррупциягә каршы көрәштә катнашучы җитәкчеләргә хәбәр итә һәм тарата. Комиссия эшчәнлегенең барлык материаллары җирле массакүләм мәгълүмат чаралары битләрендә яктыртыла, ә комиссия утырышларының беркетмәләре муниципаль районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә урнаштырыла.
Инде уртак эшнең нәтиҗәсе хакында да белик!
Муниципаль районның мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы тәрбияләүнең нәтиҗәлелеге арттырылды;
ФОРПОСТ һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге, яшьләр формированиеләре (Яшь Гвардия, Беренчеләр хәрәкәте) белән берлектә коррупциягә каршы агарту эше агитация чаралары (буклетлар өләшү), коррупциягә каршы тематикадагы видеороликлар күрсәтү, уеннар үткәрү, коррупция күренешләренә түзә алмаслык мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән массакүләм мәгълүмат чараларында чыгышлар ясау ;
Мәктәп яны лагерьларында, Актаныш муниципаль районының «Бүләк» сәламәтләндерү лагеренда балаларда һәм яшьләрдә традицион рухи һәм әхлакый максатлар нигезендә дөньяга караш формалаштыруга, гражданлык, патриотлык, намуслылык, гаделлек һәм коррупцион тәртипкә карата түземсезлек тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды;
Муниципаль районның җирле үзидарә органнарында бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларның нәтиҗәле һәм максатчан кулланылуын, муниципаль мөлкәттән файдалануның һәм аның белән эш итүнең законлы үтәлешен, муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыруны җайга сала торган законнарның үтәлешен тикшереп тору эше дәвам итә.
Заказ бирүчеләрнең электрон мәйданчыкларда сатып алуларның план-графикларын, конкурс документларын урнаштыру һәм муниципаль контрактларның үтәлеше сроклары тикшереп торыла.
Бүлек башлыклары (ПИЗО, архив бүлеге, инфраструктура үсеше бүлеге, мәгълүматлаштыру һәм элемтә бүлеге, юридик бүлек) тарафыннан дәүләт хезмәтләре Порталы аша муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча техник һәм оештыру мәсьәләләре каралды.
Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатына мониторинг үткәрелде. Нәтиҗәдә 2024 елның хисап чорында муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына кагылышлы 4 норматив хокукый акт кабул ителде;
Муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хисап елында ире(А) һәм балигъ булмаган балалары турында белешмәләр тапшыру тәэмин ителде;
Муниципаль вазыйфаларны, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын (контракт буенча) биләүче затлар тарафыннан хисап елында үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук ире яки хатыны һәм балигъ булмаган балалары турында Татарстан Республикасы Президентына белешмәләр тапшыру һәм күрсәтелгән белешмәләрне законнарда билгеләнгән срокларда Интернет челтәрендәге рәсми сайтка урнаштыру оештырылды;
Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан Интернет челтәрендәге шәхси сайтлары һәм социаль челтәрләрдәге битләре турында мәгълүматны законда билгеләнгән срокларда тутырып бирү буенча эш оештырылды;
Расланган Нигезләмә нигезендә хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия 7 утырыш үткәрде, анда 17 мәсьәлә каралды.
Муниципаль учреждениеләрдә коррупция күренешләрен профилактикалауга һәм аларга каршы торуга юнәлдерелгән чараларның берсе булып "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 05.04.2013 №44 Федераль закон буенча эшләү, гомумроссия рәсми сайты аша сатып алу системасының ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү тора. www.zakupki.gov.ru.
Муниципаль районның җирле үзидарә органнарында, авыл мәдәният йортларында һәм мәктәпләрдә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы торуның актуаль мәсьәләләрен чагылдыра торган стендлар бар. Әлеге стендлардагы мәгълүматны яңарту Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарына, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы өлешенә өстәмә мәгълүмат һәм үзгәрешләр кергән саен, шулай ук коррупциягә каршы тору буенча муниципаль хокукый актлар кабул ителүгә карап үткәрелә.
Әлбәттә, ришвәткә каршы көрәш хокук сакчыларыннан башка булмый, алар белән сез нинди элемтәдә?
Районда коррупциягә каршы сәясәт буенча үткәрелә торган чаралар район прокуратурасы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге белән тыгыз элемтәдә тормышка ашырыла.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең барлык утырышлары прокуратура һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге вәкиле катнашында уза. 2024 елның хисап чорында Актаныш районы прокуратурасыннан 56 күрсәтмә кертелде. Барлык тәкъдимнәр дә каралды, хокук бозулар норматив хокукый актка нигезләнү юлы белән бетерелде.
Актаныш районында яшәүчеләр законнарны каян белергә, юридик яңалыкларны каян укырга тиеш? Шулар хакында да укучыларыбызга мәгълүмат бирсәгез иде.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында «Тематик бүлекләр» вкладкасында «Түләүсез юридик ярдәм» бүлегендә басылып чыкты.
Түләүсез юридик ярдәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында күрсәтелә: ТР Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йорт, 8 кабинет, айның беренче һәм өченче җомгасында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итегез. Төшке аш тәнәфесе: 11:30- 13:00 сәгатьләрдә.
Район территориясендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли, анда көн саен халыкны кабул итү алып барыла. Моннан тыш, ТР Адвокатлар коллегиясенең Актаныш районы филиалында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә.
Районда халыкка юридик мәсьәләләр буенча аңлату эшләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша да алып барыла. «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалының «Актаныш» сайтында «Кеше һәм закон» бүлегендә халыкны кызыксындырган мәсьәләләр буенча район прокуроры, пенсия фонды, социаль яклау, социаль иминият фонды, Эчке эшләр министрлыгының аңлатмалары, язмалары урнаштырыла.
Районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә даими нигездә коррупциягә каршы көрәш һәм сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисаплар бастырыла. Әлеге бүлектәге норматив документлар комиссия утырышлары уздырылган саен яңартыла, коррупциягә каршы программа чараларының үтәлеше турында хисаплар коррупциягә каршы экспертиза уздырылган саен актуальләштерелә. Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында шулай ук Актаныш муниципаль районының хакимият органнары, аның структурасы, алда торган чаралар турында гомуми мәгълүмат бирелгән, муниципаль хокукый актлар, муниципаль максатчан программаларны эзләү мөмкинлеге күрсәтелгән, халык белән аралашу өчен кире элемтә каналлары булдырылган, интернет-кабул итү бүлмәсе оештырылган, белешмәләр, мәгълүмати хезмәтләр күрсәтелгән барысы да күз алдында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев