Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка махсус хәрби операция зонасыннан Рәхмәт хаты килде
Бүген район Советы утырышында Иске Сәфәр җирлеге депутаты Алмаз Гомәров район башлыгы Ленар Зариповка махсус хәрби операция зонасыннан килеп ирешкән Рәхмәт хатын тапшырды.
Хатта гуманитар ярдәмне оештыруда һәм аны вакытында илтеп җиткерүдә актив катнашканы өчен Ленар Рафак улына һәм аның коллективына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелә. 52055 нче хәрби часть командованиесе тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең подразделениенең сугышчан бурычларын үтәүдә әһәмиятле өлеш кертүе билгеләп үтелә.
«Сезнең өлеш – полкның сугышчан сәләтен саклап калуда бәяләп бетергесез зур», – диелә Рәхмәт хатында.
Командование исеменнән шәхси состав куелган барлык бурычларны намус белән үтәячәген ышандыра, шулай ук киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итүенә өмет белдерә.
Рәхмәт хаты хәрби часть командиры, подполковник А. Коновалов тарафыннан имзаланган.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов район оешма-предприятие җитәкчеләренә һәм җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте:
«Бу Рәхмәт хаты минем исемгә булса да, ул – сезнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Күрсәткән ярдәмегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Безнең егетләргә һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев